Торт пешерәбез.
5 йомырка алабыз, агын сарысыннан аерабыз. Хәзер шушы 5 йомырка агын миксер белән күпертә башлыйбыз, чеметеп кенә тоз, аннан ярты стакан ком салып йомырка агын күпереп бетерәбез. Хәзер теге 5 йомырка сарысын аерым күпертәбез, шуңа ярты стаканнан әзрәк ком кушабыз, күпертәбез. Хәзер инде ике күләмне бергә кушып болгатабыз. Миксерны сүндерәбез, 3 аш кашыгы майонез кушабыз. Бер стакан ярым тирәсе иләнгән он салабыз, 1 балкашыгы көпшәкләгеч, ванилин салабыз. Шуңа он салып болгатабыз. Формага пергамент кәгазе җәеп, камырны салабыз. Духовкада 200 градуста пешерәбез. Суынгач икегә бүлеп крем ягабыз. Кремны ярты литр 20 процентлы каймакка чама белән ком салып болгатыбыз да, урта өлешкә, өске өлеш камырга ягабыз.
Суфле торты рецепты
Бисквит калын булса икегә бүлеп суфлены арасына куеп ясыйбыз, ә инде бисквит юка булса суфлены бер генә катлы итегез.
Суфлены болай ясыйбыз.
6 йомырканы агыннан сарысын аерып алабыз да 4 аш кашыгы ком салып күпертәбез.
Ярты сәгәт алдан 20 гр желатинны ярты стакан су белән болгатып куярга кирәк.
150 гр өй температурасындагы акмайны 200 гр куертылган сөт белән бергә кушып болгатабыз.
Желатиныбызны кайнарлыйбыз, әмма кайнатмыйбыз. Күперткән йомырка агына эретелгән желатинны салабыз, миксер белән әйләндерәбез, майлы куертылган сөтле күләмне кушабыз.
Инде шушы әзер күләмне бисквит арасына, аннан бисквит өстенә агызабыз да суытырга суыткычка куябыз.